Туктар авылы халкы райондашларны Сабантуйга чакыра
Район яңалыклары

Туктар авылы халкы райондашларны Сабантуйга чакыра

Милли бәйрәмебез якынлаша

 Туктар авылында шаулатып-гөрләтеп бирнә җыйдылар. Күңелле чарада авылның олысы да, кечесе дә катнашты. Бирнә җыючылар авылның барлык урамнарын йөреп чыктылар. Һәр йортта аларны колач җәеп каршы алдылар, бүләкләргә күмделәр,  бала-чаганы тәм-том белән сыйладылар. Туктар авылында бирнә җыю ел саен шулай күңелле итеп оештырыла.

Туктарлылар барлык райондашларны һәм кайткан кунакларны Килдебәк авыл җирлеге Сабантуена чакыра, ул 8 июньдә Килдебәк авылы янындагы елга буенда узачак.


Нет комментариев