Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туктар авылында яшәүче Каюма Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан тармак вәкилләре котлады.

Әхмәтҗанова Каюма Мотыйгулла кызы 1934 елның 24 октябрендә Туктар  авылында Мотыйгулла һәм Нәгыймә гаиләсендә өч кызның икенчесе булып дөньяга килә. Әниләре 1950 елда  46 яшендә вафат була. Бәхеткә, үги әниләре  Корбанбикә балаларга бөтен күңел җылысын биреп, ятимлек ачысын татырга ирек бирми. Каюма апа Килдебәктә  7 классны  тәмамлаганнан  соң, Сабада  бер еллык бухгалтерлар курсын тәмамлый. Казанда төзелештә эшләгәннән соң, Мәскәүгә китә һәм биш ел тимер юлда хезмәт куйгач, авылга кайтып сатучы  булып урнаша.

1958 елда Туктар авылы егете  Мөхәмәтхан белән гаилә корып, 4 бала үстерәләр.

    Олы уллары Газинур Иркутск өлкәсендә, Резидә, Илсур Туктар авылында  үз гаиләләре белән яшиләр. Каюма апа төпчек улы Рафис тәрбиясендә  гомер кичерә. 32  ел сәүдә өлкәсендә  эшләп лаеклы ялга чыкты.

    Каюма Мотигулла кызы  авылдашларына үрнәк булып, 4 баласы,  7 оныгыгының  ихтирамын тоеп, 9 оныкчыгына куанып  матур гомер кичерә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев