Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Участковый”ларга тавыш бир!

Республикада 11 сентябрьдә “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсы старт алды

. Чара халыкның полиция хезмәткәрләренә булган ышаныч дәрәҗәсен һәм хезмәт абруен күтәрү максатыннан уза. Татарстанда яшәүчеләр 11-20 сентябрьләрдә онлайн тавыш бирү юлы белән “Халык” исемен йөртүгә лаеклы участок инспекторын сайлый. Беренче һәм икенче этапта тавыш бирү ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының интернетсайтында уза. (16.мвд.РФ). Моның өчен сайлаган кандидат фотосын табып, “Проголосовать” төймәсенә басарга кирәк. Беренче этапта Саба бүлегеннән Тимершык, Югары Симет җирлекләренә хезмәт  күрсәтүче Марат Гатин һәм Мичән, Олы Шыңар авыл җирлекләре буенча учас­ток вәкаләтлесе Рөстәм Садриев катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев