Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучыларына Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы

Яңа ел алдыннан һәрберебез кадерле туганнарыбызны, җанга якын дусларыбызны барлыйбыз, аларга ихлас котлауларыбызны яудырабыз, изге теләкләребезне җиткерәбез. Якыннарыбыз арасында тагын бер хөрмәткә, игътибарга лаек кешеләр бар, алар- безнең мөгаллимнәребез. Бәйрәм көнендә безгә хәреф танырга,  яхшыдан-яманны аерырга өйрәткән хөрмәтле укытучыларыбызны да искә алмасак, шатлыгыбыз тулы булмас кебек. Бу көннәрдә күпләр  укытучыларының хәлен белешә, Яңа ел белән котлый, өйләренә күчтәнәч илтә. Саба урта мәктәбенең 1974 елгы чыгарылыш 10 а сыйныфы укучылары да шушы матур гадәткә иярделәр. Саба урта мәктәбендә белем биргән Суфия ханым Насыйбуллина, Сания ханым Дәүлиева, Гөлзар ханым Галиева, Равил ага Гомәров, Рәфидә ханым Миннеханова, Валерий Фаесхановка өйләренә барып Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Изге эшкә рәхмәттән башка сүз юк. Ә сез укытучыларыгызны котларга онытмадыгызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев