Уракка төштеләр
Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре башланып китте
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 24 июльгә район хуҗалыкларында барысы 360 гектарда игеннәр урдырылган һәм 11658 центнер ашлык суктырып алынган. Эш темпы “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында аеруча югары. Икшермәдә көзге бодайны – 170, арышны 39 гектарда урдырып, амбарга 7860 центнер бөртек кайтардылар.
Шулай ук күпьеллыкларның икенче катыннан сенаж салу да башланып китте. “Игенче”дә – 280, “Мөхәммәтшин”да 380 гектар мәйданда эш башкарылды. Район буенча барлыгы 108014 тонна сенаж, 4746 тонна печән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев