Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Ураза гаете белән!

Бүген- мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете

 Хөрмәтле ден кардәшләр! Рамазан ае мөбарәк булсын! Изге Рамазан ае  дәвамында  һәр мөселман кешесе  хәленнән килгән кадәр ураза һәм аңа бәйле гамәлләрне үтәргә тырышты, уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә ирешергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында бәхетле булырга насыйп итсен, илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын. Ураза гаете мөбарәк булсын!

 

Саба муниципаль районы Советы

һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев