Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза гаете көнне Сабада балалар өчен бәйрәм узачак

Бәйрәм чарасы Сабаның икенче мәхәллә-»Мотыйгулла» мәчетендә үткәрелә

"Ураза гаете мөселман дөньясында иң олуг бәйрәмнәрнең берсе. Дин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен бер ай буе ураза тоттылар, изге гамәлләр кылдылар, мохтаҗларның хәлләрен белделәр. Инде олуг кунагыбызны озатырга вакыт җитте. Иртәгә барыбыз да зур бәйрәмне каршы алабыз. Без дә быел мәчетебездә шул уңайдан балалар өчен  зур чара үткәрергә булдык. Рамазан аеның кыйммәтен белеп, күреп үссеннәр өчен. Хәзрәтләребез вәгазь сөйләр, аннары дини викторина үткәрергә ниятлибез. Бергәләп өйлә намазы укыганнан соң, бәйрәм чарасы урамда дәвам итәчәк.Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары узачак, батут, карусель татлы, мамык, попкорн һ.б. Тәмле ризыклар белән дә сыйларбыз балаларыбызны. Барыгызны да чакырабыз, гаиләләрегез белән килегез"- ди мәчет имамы Морад хәзрәт Мияссаров. 

Бәйрәм чарасы көндезге 11 дә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев