Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урта Саба егете Ранил Каюмов Минск трактор заводында хезмәт практикасы уза

Саба районы һәм Белоруссия хезмәттәшлеге.

Яшьләр хезмәт куя торган күпсанлы юнәлешләр арасында Минск трактор заводында гамәлгә ашырылучы  «Трактор төзүче –2024» проекты да бар. Быел өченче тапкыр оештырылучы   әлеге проект Беларусь Республикасы югары уку йортларыннан 85 егет һәм кызны, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты егетләрен,  барлыгы  сигез студент отряды вәкилләрен  җыйды. От­рядларның  профиленә һәм аларга куелган бурычларга карап, студентлар цехларда, торак-коммуналь бүлегендә һәм җәмәгать туклануы комбинатында хезмәт куялар. Әмма барысын да  уртак  омтылыш – каникулларны файдалы уздыру һәм, әлбәттә, акча эшләү берләштерә.

Быел һөнәри тәҗрибә алырга Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент килеп, «Алга» һәм «Татарстан» исемнәре астында  ике отряд булып тупландылар. Алар ара­сында Саба муниципаль районының Урта Саба авылында туып-үскән  1 курс студенты Ранил Каюмов та бар. Студент егет үзе өчен файдалы  булуы һәм шул ук вакытта сәяхәт итү мөмкинлеген искә алып, практика үтү  өчен  Беларусь Республикасын сайлаган.

«Минем беренче практикам Минск трактор заводы кебек мәртәбәле урында  булды. «Алга» студентлар производство отряды составында МСР слесаре булып эшлим. Минем  вазыйфам   – тракторның күчмә тартмасына люклар һәм тарату механизмы кую. Бер ай гына эшләсәм дә, мин инде барысын да аңладым һәм  бу эш миңа ошый. Эштән тыш отрядыбыз белән  безнең өчен  проект штабы әзерләгән барлык чараларда һәм ярышларда катнашабыз, һәм иң күңеллесе – аларда җиңәбез!”,  – ди Ранил.

Егетләрнең остазы –мастер Алексей Протасевич үзенә яхшы ярдәм килүенә бик шат.  “Егетләр бик тиз өйрәнеп, шунда ук эшкә керештеләр, бернинди проблема юк. Беренче вакытта, әлбәттә, ялгышлар да  очрый, ләкин ансыз берничек тә булмый. Студентларның барысына да тигез карыйбыз һәм ышанабыз. Егетләр без эшләгәнне үк башкаралар, бары тик өлкәннәр  күзәтүе астында гына хезмәт куялар.

Студентларның "Трактор тө­­зүче-2024" хезмәт проекты август ахырында эшен төгәлләячәк. Әмма хезмәт көннәреннән тыш, студентлар  өчен бай мәдәни программа да оештырылган. Алар башкала театрлары һәм кинотеатрларына, музейларга йөриләр, шашка, волейбол, футбол, стритбол, дартс, аркан тарту, гер күтәрү буенча отрядлар арасында спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашалар. Ләкин, иң мөһиме, биредә уздырган  вакыт   иң күңелле истәлекләре белән озакка  хәтердә  калачак. 

Данила Ильич Багурин,

"Россия студентлар отрядлары" яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге авыл хуҗалыгы студентлар отрядлары җитәкчесе урынбасары.

Редакциядән....

Ранил Каюмовның гаиләсе белән дә элемтәгә кердек.

 “Улыбызның  хезмәт практикасын узу  урынын сайлау мөмкинлеге  күп иде. Чаллыдагы  “КамАЗ” заводында да үтә ала иде. Әмма үзе Минск шәһәрендәге трактор заводын сайлады. “Дөнья күреп, ил-җир белән танышам” дип китте.  Башта куркыбрак калсак та, үзенең теләк-омтылышы көчле булгач, каршы килмәдек. Ранил кечкенәдән техника белән кызыксынды, 9 сыйныфтан ук үзенә төпле юл сайлап,  Казан дәүләт  аграр университетына укырга керәм дигән максат куйды.   Улыбызның уңышлары өчен сөенәбез. Барлык максатларына ирешергә язсын”,  – ди әнисе Гөлүсә Каюмова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев