Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утын бәясе күпме булачак?

Татарстанда гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен халыкка, идарәче оешмаларга һәм ширкәтләргә сатыла торган каты ягулыкның максималь чик бәяләре билгеләнде. Сату шартларына бәйле рәвештә, аның бәясе 95-642 сум тәшкил итә.

 

Әзер утынны диләнкедән (аны тагын «югары склад» дип тә атыйлар) турыдан-туры сатып алган очракта ягулыкның бер кубометры 386 сумга төшәчәк. Әзерләнгән агач материалын озак вакыт дәвамында саклый торган урыннан («түбән склад») сатып алганда исә аның бәясе 10 километрга китереп бирүне исәпкә алып – 642 сум, китермәгән очракта 547 сум тәшкил итәчәк.

Бер кубометр утынны 10 километрга китереп бирү 95 сумга төшә.

Билгеләп үтелгәнчә, каты ягулыкка максималь бәяләр Татарстан территориясендә халыкка ягулык сатучы барлык оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан кулланыла. Билгеләнгән бәяләр әлеге карар үз көченә кергән көннән алып 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Карар әлегә имзаланмаган, 9 майга кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tariflar-buenca-daulat-komitety-utynga-maksimal-bayalar-bilgelade-5870512

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев