Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утырышка килмәсәләр дә, штрафка тартылдылар

Суд залыннан

  Быелның 10 аенда район юлларында аек түгел хәл­дә транспорт чарасы белән  идарә иткәннәре өчен 98 йөртүче  административ җаваплылыкка тартылды. Мисалга, 13 августта төн  уртасында Сабаның Объезд­ная урамында туктатылган  Казан кешесе А.Сиб­гатуллин сулап  чыгарган  һавада алкотектор приборы 0,771 промилле алкоголь барлыгын күрсәтә.  Ә 26  августта 22 сәгать 20 минутта район үзәгенең Тукай  урамында “Хундай” белән ЮХИДИ инспекторы каршына килеп чыккан А.Байназаровның спиртлы эчемлек  кулланганлыгы район хастаханәсендә үткәрелгән  медицина тикшерүе нәтиҗәсендә  раслана.

 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен Административ хокук бозулар турындагы РФ кодек­сының 12.8нче маддәсе 1нче өлеше буенча эш  кузгатылганнан  соң, аларга суд 29 сентябрьдә буласы  иде. Әмма, чакыру ала торып та, икесе дә судка  килмәделәр, утырышны  кичектерүне  сорап гариза да язмадылар. Нтиҗәдә җәмәгать  судьясы  аларга үзләреннән  башка гына  30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Инде суд  карары үзләренә барып  иреште һәм  законлы  көченә  керде. Моннан тыш  аларга  тоткарланган транспорт чарасын алып китү һәм саклау чыгымнарын да түләргә туры   килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев