Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УЯУ БУЛЫГЫЗ

Соңгы вакытта Саба районы территориясендә мобиль элемтә чараларыннан файдаланып мошениклык итү очраклары ешайды. Әлеге фактларны тикшерү шуның белән катлаулана: җинаятьче ерак арадан, башка шәһәрдән торып та эш итәргә мөмкин.

Мошенниклыкның  киң таралган төре –банк картасы блокировкалану турында смс-хәбәр җибәрү (кайчак кырыкалдарлар турыдан-туры кешенең  телефонына шалтыраталар. Аны блокадалаудан туктату өчен кеше күрсәтелгән номерга шалтыратырга  тиеш була. Ике  арадагы сөйләшүдән   мошенник корбанының карта номерын, анда күпме  акчасы барын, исем-фамилиясен белә һәм аның  кайбер операцияләр башкару  өчен банкоматка (терминалга) баруын  сорый. Моның картага яңа  пароль урнаштыру, зыян күрүченең  акчасын кире үзенә кайтару кирәклеге турында  алдый. Нәтиҗәдә кеше картадагы акчасыннан колак кага.

Мошениклыкның тагын бер төре – мобиль телефонга  шалтыратучы үзен банк  хезмәткәре итеп  күрсәтә һәм кредитны хуплау өчен банкомат аша икенче счетка  акча  күчерүен  сорый.  Истә тотыгыз: әгәр кемдер үзен банк хезмәткәре дип шалтыра икән, беркайчан  да аның номерына кабаттан  элемтәгә чыкмагыз, бернинди шартларда да персональ мәгълүматларны, банк картасы номерларын пин-кодны әйтмәгез һәм акча   күчермәгез. Алданмагыз, уяу булыгыз!

Район эчке эшләр бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев