Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уйландырды “Уйла” уены

Районыбызда “Хәят” хатын-кызлар клубы  оештырган “Уйла” интеллектуаль уенының популярлыгы арта бара.

Узган  җомгада күпләргә кызыксыну уятырга өлгергән чараның  чираттагысы   булды.  “Алга”,  “Эзтабарлар”,  “Хыял”,  “Зирәкләр”  командалары ТАССР төзелүнең 100  еллыгына багышланган  викторинада  бирелгән   сорауларның дөрес җавапларын  эзләде. Катнашучылар составы бик  үзенчәлекле  иде.  Әйтик, “Эзтабарлар” командасында Балтач районыннан тормыш иптәше белән килгән юрист Ранил Гыйлванов, танылган җырчы-артист  якташыбыз Фәнил Вакказов кергән иде. Уенны алып бару  өчен “Болгар радиосы”ннан  Рөстәм Гайзуллинны чакырганнар.  Викторина сорауларын әзерләгәндә “Хәят”  клубы  хатын-кызлары Гөлнара Фәтхрахманова, Гөлнара Мостафина, Миләүшә Якуповага  төн  урталарына  кадәр  утырырга туры  килгән. Сораулар, чыннан да,  нык уйланырга, башны  эшләтергә  мәҗбүр итте. Җиңүне “Эзтабарлар   командасы   яулады. Алар  суперфиналда катнашачак.  Тулырак район газетасында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев