Халык хөкеменә
Суд эшчәнлеге
Закон сагында торучылар, шул исәптән судлар җәмгыятьтә, район тормышында зур роль уйный. Соңгы елларда әлеге системаның ачыклыгы дәрәҗәсе артуы соңгы чордагы казанышларның берсе. “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алуны тәэмин итү хакында”гы Федераль закон – гражданнар белән оешмалар арасындагы багланышларның нәтиҗәле коралы. Мәхкәмә эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән аларның сайтларында да танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Саба район судында гадел хөкем ике федераль судья –Дамир Сабиров һәм Нияз Галимҗанов тарафыннан гамәлгә ашырылды. Аларның һәркайсы район суды компетенциясендәге барлык категориядәге эшләрне карады. Суд эшчәнлеген анализлау максатыннан төп статистика күрсәткечләре өйрәнелде.
Аерым алганда, 39 җинаять эше каралды. Шуларның 26сы буенча гаепләү карарлары чыгарылды, 5 эш якларның килешүе сәбәпле туктатылды, 4есе вәкаләтле органга тапшырылды. Моннан бер эш кабат тикшерү өчен прокурорга кире кайтарылды, 1 эш гаепләнүченең вафаты сәбәпле туктатылды. Шулай ук 2 гаепләнүче җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив ярдәм күрсәтеп, ришвәт бирүе турында вәкаләтле органга ирекле рәвештә хәбәр итте. Нәтиҗәдә РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенә искәрмәдә каралган нигез буенча эшләре туктатылды.
Суд производствосы кысаларында 103 материал (тәкъдимнәр, үтенечләр һәм шикаятьләр) каралды.
Хисап чорында район судында 569 гражданлык эше каралды. Шул исәптән 108 эш заем һәм кредит килешүләре буенча бурычларны түләттерүгә кагылышлы иде. Сан ягыннан икенче урында (35) гаилә-хокук мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан бәхәсләрне хәл итү һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы эшләр тора. Карарлар 444 материал буенча чыгарылды, шуларның 408е таләпләрнең канәгатьләндерелүе белән тәмамланды. Туктатылган эшләр – 31.
Административ суд производствосы кысаларында 14 эш каралды, шуларның 13е буенча карар чыгарылды.
Шулай ук гражданлык суд производствосы кысаларында мәхкәмә карарларын үтәү тәртибендә һәм башка материаллар буенча 112 мәхкәмә утырышы үткәрелде. Административ җаваплылыкка 15 кеше тартылды, шуларның барысы да физик затлар.
Шулай ук 2025 елда закон көченә кермәгән карарларга бирелгән шикаятьләр һәм протестлар буенча 22 административ эш каралды.
Судка мөрәҗәгать иткәндә дәүләт файдасына 3 980 932 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләнде. Гражданлык һәм административ эшләр буенча чыгарылган карарлар нигезендә канәгатьләндерелгән дәгъва таләпләренең гомуми суммасы 110 545 735 сум тәшкил итте.
2025 елда җәмәгать судьялары Айгөл Шәймәрданова һәм Руслан Нәбиуллин 12 җинаять, 682 административ, 1857 гражданлык эшләрен карады. Чагыштыру чорына карата барлык категорияләр буенча да мәхкәмәгә алынган материаллар саны кимеде. Җинаять җаваплылыгына – 10, административ җәзага 617 кеше тартылды. Якларның килешүе сәбәпле, 5 кешегә карата җинаять эшен туктату турында карар чыгарылды. Гаепләнүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. 2025 елның 5 августындагы хөкеме белән бер ханым РФ Җинаять кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлеше буенча гаепле дип табылып, 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылган иде. Ул эшне апелляция инстанциясенә бирде. Соңыннан шикаятен кире алу сәбәпле, эш туктатылды. Нигездә үтерү белән янауга, мошенниклыкка, кеше сәламәтлегенә зыян китерүгә, урлашуга, хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәүгә кагылышлы эшләр каралды.
Җәмәгать судьялары компетенциясендәге административ эшләрдән финанслар, салымнар, җыемнар (121 эш), җәмәгать тәртибенә һәм иминлегенә каршы (112) һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге административ хокук бозулар (87) күпчелекне алып тора. Моннан тыш халыкның сәламәтлегенә, санитар-эпидемиологик иминлегенә һәм җәмәгать әхлагына, идарә итү тәртибенә, дәүләт хакимияте институтларына каршы юнәлтелгән административ хокук бозулар каралды.
Җәмәгать судьялары карарлары нигезендә 617 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Шул исәптән физик затлар – 427 кеше, вазифа биләүчеләр – 164, юридик затлар – 16 эш. Административ кулга алу – 19, штраф рәвешендә җәза – 421 кешегә кулланылды, 13 кеше мәҗбүри эшкә тартылды. Өстәмә чара рәвешендә 57 йөртүче бер елда 6 айга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителде, 6 кешенең административ хокук бозу предметы конфискацияләнде.
Җәмәгать судьялары чыгарган карарлар буенча апелляция һәм кассация тәртибендә бирелгән шикаятьләрне югары инстанцияләр канәгатьләндермәде. Карарлар үз көчендә калды.
Гүзәл Мәүлина,
суд сәркатибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев