Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкара музейлар көне белән!

1977 елдан башлап 18 май Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.

 

Бу көн музейларны яратучылар, дөнья мәдәнияте үсешендә нинди урын алып торуларын аңлаучылар өчен күптән бәйрәм булды. Музей-тарихи-мәдәни мохит булдыру һәм саклау буенча үзенең аерым миссиясе булган үзенчәлекле дөнья. 

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сез кирәкле һәм изге эш белән шөгыльләнәсез – заманнарның рухи бәйләнешен, буыннар дәвамчанлыгын саклап каласыз, үткәннең бәһасез мирасын, күпгасырлык традицияләрне саклыйсыз һәм арттырасыз. Безнең районның тарихи образының тулылыгы һәм тирәнлеге нәкъ менә сездән, музей хезмәткәрләреннән тора. Бу зур дәрәҗә һәм шуның белән бергә замандашлар алдында гына түгел, ә киләчәк буыннар алдында да зур җаваплылык.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек, иҗади һәм профессиональ уңышлар, яңа табышлар, кызыклы экспонатлар һәм күп санлы рәхмәтле килүчеләр телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев