Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзүче эшләгән җирдә яңарыш бар

Хастаханәнең терапия бүлеге ремонты 152 миллион сумга төшә.

Билгеле булганча, медицина учреждениеләре гигиеналылыкны һәм үзенчәлекле эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән аерым кагыйдәләргә җавап бирергә тиешле биналар исемлегенә керә.

Авырулар дәваланган урында санита­рия-эпидемиология нормалары һәм та­ләпләренең катгый үтәлүе шарт. Район үзәк хастаханәсе мисалында да моның шулай икәнлеге ачык күренә. Әйтик, 2006 елда яңа дәвалау корпусы файдалануга тапшырыла, стационар һәм поликлиника биналарына капиталь ремонт ясала. 2008 елда реконструкция алып барылып, элеккеге стационар поликлиника өчен үзгәртелә. 2009 елда, үзгәртеп корудан соң, элеккеге поликлиника бинасы терапия бүлеге буларак файдалануга бирелә. Тагын 10 елдан "Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә төзекләндерү" программасы нигезендә поликлиникада янә күләмле ремонт эшләре алып барыла.

Соңгы вакытта да төзүчеләрнең хаста­ханәдән китеп торганы юк. Подрядчы оешма – “159нчы” ПМК җәмгыяте.

“2022 елда инфекция һәм онкология бүлекләре ремонтланган иде. Быел терапия корпусына күчтек. Әлбәттә, медицина персоналына һәм авыруларга вакытлыча кыенлыклар туа, әмма төзелеш вакытында бу котылгысыз. Бездән сыйфат беренче чиратта сорала. Эш сузыла, чөнки бөтен иске системалар да яңартыла. Идәннәргә мәрмәр һәм гранит плитәләр җәелә. Вентиляция юллары ремонтланды, чормасы җылытылды. Барлык тәрәзәләр дә диярлек алыштырылды. Фасадны төзекләндерү тулы көченә бара. Моннан тыш 3нче катта барлык палаталарга яңа ишекләр  урнаштырылды. Җылылык, канализация, вентиляция системаларын яңарттык, электр үткәрдек, хәзер асылма түшәмнәр куела. Шулай ук керү юлында да ремонт бара, монда авырулар һәм медицина персоналы өчен баскычлар, пандус булачак”,– диде прораб Рөстәм Гаптерафиков.

Подвалга су төшүе ихтималын күздә то­тып, дренаж системасы да эшләнгән. Тор­баларның гомуми озынлыгы 440 метрга җиткән.

Яңа технологияләр дә кулланыла. Коридорлар ис сеңдерми, конденсат барлыкка китерми торган, декоратив флок белән штукатурланса, палаталар өчен инновацион эластик резина буяу кулланыла. Гомумән, яңа декоратив диварлар авырулар өчен тынычландыргыч эстетик үзлеге белән аерылып торачак.

  “Бездә ремонт майдан бирле бара, – диде терапия бүлеге  мөдире Гөлшат Алтынбаева. – Вакытлыча балалар бүлеге корпусына күчендек, хирургиянең дә ике палатасын алдык. Пациентлар белән гадәттәгечә эшлибез. Әлбәттә, мондый шартларда кыенрак, әмма зарланмыйбыз, ремонттан соң  шартлар күпкә яхшырачагын аңлыйбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев