Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хатын-кызларга күп тапкырлар әни булырга ярдәм иткән акушерка Марзия апа Закирова 90 яшен каршылады

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде.

     Закирова Марзия Фәттәх кызы 1933 нче елның 1 нче декабрендә Алабуга районы Мурт (Морты) авылында  дөньяга килә. Туган авылында 10 класс белем алганнан соң, Алабуга медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлап юллама белән эшкә Саба районына җибәрелә. Саба үзәк район хастаханәсендә акушерка булып хезмәт юлын бышлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.

     1962 нче елда Марзия апа Саба районы Түлешкә авылы егете  Насих абый белән тормыш коралар, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.  Кызлары Фәридә дә әнисе юлыннан китеп, табиб һөнәрен үзләштерә, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә акушер-гинеколог булып хезмәт куя. Уллары Рамил үз гаиләсе белән  Байлар Сабасын яши. Кызганычка каршы, Насих абый гына 2019 нчы елда гүр иясе була.

       Бүгенге көндә Марзия апа булганына шөкер итеп, 6 онык, 1 оныкчыгына куанып Байлар Сабасында гомер кичерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев