Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәзер җинаятьчеләр фатирдан акча-фәлән урламый, алар IT технологияләр кулланалар

Полициядә киңәшмә

 

 

   Районда 2023 елда 154 җинаять теркәлгән. Бу 2022 ел  күрсәткеченнән 7,7 процентка  күбрәк. Шул  ук  вакытта кеше үтерү, көчләү, белә торып авыр тән җәрәхәте  ясау, хулиганлык, талау ниятендә һөҗүм итү,  фатир басу фактлары теркәлмәгән. Җинаятьләрнең 79,2 проценты  ачылган. Әлеге  күрсәткеч буенча Саба районы республикада 1нче  урында тора. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә 2023 елда оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышлап район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында  узган киңәшмәдә бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлев әнә шулай  дип белдерде.

 Шул ук  вакытта ерактан торып  урлашулар  саны  арткан. Хәзер җинаятьчеләр кибеткә яки  фатирга  кереп акча-фәлән  чәлдереп  йөрми. Алар IT технологияләр кулланалар. Кешеләрнең банк карталарыннан акча  салдыралар, паспорт мәгълүматларын урлыйлар. 2023 елда IT технологияләрдән файдаланып 47 җинаять (2022 елда –41) кылынган. Шуларның 52,5 проценты гына  фаш ителгән.

 Киңәшмәдә район прокуроры Раил Шәймәрданов, район суды рәисе Дамир Сабиров, бүлек каршындагы җәмәгать  советы рәисе Рөстәм  Исмәгыйлов катнашты. Киңәшмәдә полициянең эшчәнлеген   тагын да  яхшырту,  профилактиканы   көчәйтү чаралары билгеләнде.      Рәис Миңнеханов 2024 елда бүлек алдында торган бурычларны  яктыртып чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев