Хезмәт алдынгыларын район башлыгы котлады
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Сабантуй "спорт мәктәбенең стендтка ату буенча тренер-укытучысы Алексеев Юрий Владимирович; агросәнәгать комплексындагы нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Мингер Агро» җәмгыяте генераль директоры Алексеев Денис Сергеевич; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен Килдебәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) Эльмира Наил кызы Исмәгыйлева; җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен район Башкарма комитетының кадрлар эше буенча сектор мөдире Рита Нурислам кызы Ярмиева; күпьеллык намуслы хезмәте һәм бухгалтерлык исәбен грамоталы алып баруы өчен «Жильё» ипотека торак заемы фондының баш бухгалтеры Алисә Рамил кызы Кашапова; район авыл хуҗалыгы тармагының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Симет» җәмгыяте икътисадчысы Вәсимә Вәсил кызы Вәгыйзова; “Юлбат” җәмгыяте баш бухгалтеры Сәрия Габдерәүф кызы Мөбәрәкҗанова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Ветеринария өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район дәүләт ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Марсель Миншәех улы Хисмәтов; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Икшермә авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры Оксана Тәлгать кызы Заһидуллина; шушы ук өлкәдә намуслы хезмәте өчен Курсабаш авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры Алия Миңнәхмәт кызы Габдрахманова; тапшырылган объектларны тиешле саклауны тәэмин итүдә намуслы хезмәте өчен «Хуҗалык-эксплуатация конторасы» вахтеры Марат Хәлил улы Гарипов; җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәтләре өчен Арташ авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) Алинә Фәһим кызы Төхвәтуллина; район Советы оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Илдар Әсхәт улы Якупов; район Башкарма комитеты оештыру бүлегенең документлар әйләнеше секторы баш белгече Диләрә Дамир кызы Сираҗетдинова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Игенче» җәмгыяте сыер савучысы Гөлсәнә Тимерхан кызы Шәрифуллина; күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм гражданнарның беренчел хәрби исәбен алып бару эшен яхшы оештырганнары өчен Сатыш авыл башкарма комитетының хәрби-исәп эше буенча инспекторы Раилә Раузит кызы Зиннурова; Түбән Шытсу авыл башкарма комитетының хәрби-исәп эше буенча инспекторы Фәнзия Сәүган кызы Хәбибрахманова; Юлбат авыл җирлеге башкарма комитетының хәрби-исәп эше буенча инспекторы Зәмфәрия Мөбарәкҗан кызы Хәлилова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев