Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Россия почтасы” акционер җәмгыятенең “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе Саба районара почтамты Байлар Сабасы транспорт участогы йөк автомобиле йөртүчесе Мулланур Мөхәммәтҗан улы Ганиевка “Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зариповка Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде; районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Алмаз Зөфәр улы Зариповка Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәте белдерелде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш икътисадчысы Илдария Сәлим кызы Вәлиевага; халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыповка; Татарстан Республикасы финанс системасы үсешенә шәхси өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы казначылык Департаментының Саба районы территориаль бүлекчәсе исәп-хисап бүлеге белгече-эксперты Сиринә Харис кызы Шакирҗановага ; Татарстан Республикасында пенсия системасын камилләштерү һәм үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды бүлегенең Саба районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Фәридә Шәфкать кызы Якуповага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде; күпьеллык үзара хезмәттәшлек, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен “Ак таш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Абдулла улы Әхмәтовка Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында нәтиҗәле хезмәте өчен “Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе” акционер җәмгыяте баш бухгалтеры Азат Шәүкәт улы Галимҗанов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Хоккей спортын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Санкт-Петербург шәһәренең “Динамо-Нева” хатын-кызлар хоккей лигасы командасының спортчы-хоккейчысы, “Олимп” спорт мәктәбе”нең хоккей бүлеге укучысы Алсу Фәрит кызы Рәхимова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев