Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Хезмәтен бизәүче гүзәл зат”

Конкурска нәтиҗә ясадык

   Мәгълүм булганча, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан редакциябездә әнә шул исемдә бәйге игълан иткән идек. Конкурска районыбызның төрле өлкәдә хезмәт куючы берсеннән берсе тырыш, уңган, гүзәл хатын-кызларыннан 30дан артык фото кабул иттек. Төрле һөнәр ияләре- тәрбиячеләр, аш су осталары, медицина хезмәткәрләре, тегүчеләр, укытучылар, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы уңган апа-кызларның ару-талу белмәс беләкләренә, нинди авыр һәм җаваплы хезмәт башкарсалар да, матурлыкларын җуймаган нурлы йөзләренә карап сокландык. Барлык катнашучыларга рәхмәт әйтәбез! Барыгыз да җиңүгә лаек, әмма конкурс шартлары буенча, безгә 3 җиңүчене аерым билгеләргә кирәк иде. Махсус приложение  аша җиңүчеләр булып Сабадан Зәлинә Хаҗиева, Роза Фәттахова һәм Диләрә Закирова табылды. Аларны кичә редакциябезгә тәбрикләүгә чакырдык. Бүләкләрне алырга фотодагы геройлар үзләре -  Роза ханым,  Зәлинәнең каенанасы Алсу  Һәм Диләрәнең әнисе Венера ханымнар килделәр.

  Роза Фәттахова – такси хезмәтендә эшли, бу хезмәтеннән тыш махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дә илтә. Кайнар ноктага 28 тапкыр барып кайтканын беләбез. “Ике туганым да свода хәзерге вакытта. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  редакция үткәргән фотобәйгегә (“Ир-егетләр Ватан сагында”) энем Ринатның фотосын җибәргән идем. 8 март уңаеннан оештырылганында үзем катнашып карарга булдым. Социаль челтәрләрдә фотоларым астына райондашларым бик күп җылы комментарийлар яздылар. Күңелем булды инде, барысына да зур рәхмәт әйтәм. Ничектер күңелемә дә бу конкурста җиңәрмен шикелле тоелды. 8 Март уңаеннан минем барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Барысына да сәламәтлек телим, әниләр фронтка озаткан улларын исән-имин каршы алсыннар, киләчәктә бар кеше дә бәхетле яшәсен. Сугыш та тиз арада безнең файдага төгәлләнсен иде дип телим”,- диде Роза бүләген кабул итеп алганда. Бүләк дигәннән, җиңүчеләрнең өчесенә дә Сабаның “Тулпар” ресторанына 2 мең сумлык сертификат тапшырылды. “Бүген коллектив белән ифтар ашына барасы идек, рәхмәт киленемә, бик матур бүләк ясады”- дип сөенече белән уртаклашты Алсу ханым Хаҗиева.  Икенче җиңүчебез Диләрә Закирова Рязань шәһәрендә ФСИН академиясендә белем ала. “ Безнең янга елга ике генә кайта, шыпырт кына конкурска фотоларымны җибәргән, бәйрәмгә миңа менә шундый сюрприз ясады кызыбыз”- дип эчендәге  рәхмәт хисләре белән уртаклашты Венера ханым. Конкурс җиңүчеләрен газетабыз мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов тәбрикләде һәм киләчәктә дә газетабыз оештырган бәйгеләрдә актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев