Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Райондашларыбыз Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр

  Эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Президенты Указы нигезендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

   Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" баш бухгалтеры Альбина Альберт кызы Зиннәтуллина; Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесенең җылылык хуҗалыгы мастеры Наил Габдулла улы Баһрамов; «Чулпан» кунакханәсе хезмәткәре Гөлнария Мулланур кызы Каюмова; җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Мансур улы Баһманов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда республика торак программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Дәүләт торак фондының Казан вәкиллеге вәкиле  Алмаз Дамир улы Ибраһимов;  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен «Торак» ипотека торак займы Фонды директоры  Марат Тимергали улы Шәймәрданов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев