ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Райондашларыбыз Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, мктау грамотасы белән бүләкләнделәр
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-хирургы Ирек Харис улы Йосыпов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен "Туган Як" җәмгыяте терлекче ләре Раузит Галимулла улы Ахунҗанов; Хәйдәр Хәниф улы Гайнетдинов; янгынга каршы хезмәт сиситемасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 7нче янгынга каршы коткару отрядының 129нчы янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчесе Дамир Хәдис улы Миңнеханов; Шәмәрдән авылын саклау буенча янгынга каршы хезмәтнең аерым постының янгын сүндерү автомобиле йөртүчесе Линар Илдар улы Нуруллин; Иске Икшермә авылын саклау буенча янгынга каршы хезмәтнең аерым постының 3 класслы янгын сүндерүчесе Данис Фаиз улы Сәләхиев; янгынга каршы хезмәт системасында намуслы хезмәте өчен Саба отрядының Лесхоз бистәсен саклау буенча аерым пост машина йөртүчесе Эльмар Марсель улы Евдокимов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен «Яшьлек «яшьләр үзәге» тренер-укытучысы Фарил Шамил улы Миңнемуллин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бухгалтерлык исәбе һәм урман хуҗалыгы тармагы хисаплылыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Саба урманчылыгы» Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе бухгалтеры Минзилә Тимершәех кызы Гарәфетдинова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Симет» җәмгыяте баш зоотехнигы Айнур Габделбәр улы Нуриев; электрик Илгизәр Әхмәт улы Сафин; торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба торак-коммуналь хуҗалыгының автотранспорт чаралары йөртүчеләренең рейс алды медосмотрын уздыручы диспетчер Лилия Хәйдәр кызы Әхмәтова; җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен "Милли аш" җәмгыяте склады мөдире Миләүшә Нигъмәтулла кызы Һадиева; күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Олимп» спорт мәктәбенең шәфкать туташы Надия Али кызы Латыйпова; җыештыручы Эльвера Камил кызы Аубакирова; мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова; күпьеллык намуслы хезмәте өчен район мәдәният йорты хезмәт биналарын җыештыручы Гөлнур Хәниф кызы Усманова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Ләйсән Азат кызы Хисмәтова; мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен Лесхоз авыл мәдәният йорты мөдире Прудаева Мария Викторовна; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының уку эшләре буенча урынбасары Кадрия Хәернас кызы Гарифуллина Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев