Хокук сагында торучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Коллективны иң элек бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов котлады.
Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районындагы бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Коллективны иң элек бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов котлады. Хезмәт итүчеләр составына Россия һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлары Владимир Колокольцевның, Дамир Сатретдиновның котлавы җиткерелде. Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Аяз Мөдәррис улы Каюмовка Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
ГАИның административ практика эшчәнлеге хезмәткәре, полиция капитаны Гөлгенә Фарис кызы Гаянова
полиция капитаны Ранис Кәбир улы Шәвәлиев – 1 дәрәҗә, полиция майоры Раил Рафаэль улы Гәрәев –2 дәрәҗә, полиция лейтенанты Рүзәл Рамил улы Шамилов 3 дәрәҗә МВДның “Хезмәттә аерылып торган өчен” медальләре, полиция подполковнигы Сәйдәш Зөфәр улы Латыйпов "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт өчен" истәлекле күкрәк билгесе белән белән бүләкләнделәр.
полиция капитаны Руслан Габделнур улы Закировка 10 мең сум акча белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәте җиткерелде.
Баш бухгалтер Илсөяр Фларит кызы Насыйбуллинага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мактау грамотасы, миграция мәсьәләләре буенча белгеч Ландыш Рузалим кызы Әхмәтовага Россия Эчке эшләр министрлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Васил Исмәгыйлов ИВС начальнигы Ранис Шәвәлиевка пенсиягә китүе уңаеннан коллектив исеменнән намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Аңа истәлек бүлеге бирелде.
Котлауларны район башлыгы Рәис Миңнеханов дәвам итте. Рәис Нургали улы бүлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, вазифаи бурычларын зур җаваплылык белән үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Полиция капитаны Айгиз Әнәс улы Сибагатовка, полиция өлкән лейтенатлары Делюс Дамир улы Гыйлемхановка, Фәнис Мөдәррис улы Гыйлаҗетдиновка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Чарада район прокуроры Раил Шәймәрдәнов, район суды рәисе Дамир Сабиров, тикшерү бүлеге башлыгы Динар Хаҗиев, эчке эшләр бүлегенең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев