«XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы үтте
«XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында район укучылар ел да актив катнашып киләләр.
Агымдагы уку елында районыннан 7 проект эше беренче сайлап алу этабына тәкъдим ителде. Әлеге проектларның 5се югары балл җыеп, олимпиаданың финал өлешендә катнашу хокукы алды. 24-25 нче апрель көннәрендә проект эшләрен яклап, укучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 нче урын –Сабирҗанов Фәнзил, Сабабаш төп мәктәбе укучысы
2 нче урын – Зарипов Райхан, Саба гимназиясе укучысы
2 нче урын – Мөхәмәтгалиев Азат, Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы
2 нче урын – Галимҗанов Ризат, Явлаштау урта мәктәбе укучысы
3 нче урын – Гайсин Илнат, Олы Арташ төп мәктәбе укучысы
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев