«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Шома Бас» программасында төшерүдә катнашу
25 август көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенеңбию коллективлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә «Шома Бас» бию программасында катнашу өчен чакырылган иде.
Балаларны җылы атмосферада каршы алдылар, бу исә яшь биючеләр өчен бик мөһим. «Асылташ», «Яшьлек» һәм «Экспромт» коллективлары үзләренең матур һәм истә калырлык биюләре белән шаккатырдылар. Коллективның һәр катнашучысы үзен телеэкран йолдызы итеп хис итә алды. Мөхәррир Ләйсән Хөснуллина балаларга иҗади тормышта зур җиңүләр теләде.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев