27-28 июльдә Актанышта «Актаныш гармуннары» Бөтенроссия татар гармунчылары фестивале узды.
Анда район мәдәният хезмәткәре, талантлы якташыбыз Айнур Габдулхаков катнашып, I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шулай ук Айнур Габдулхаков фестиваль кысаларында узган «Гармун тартыш» бәйгесе җиңүчесе булып та танылды. Айнурны олы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Нет комментариев