Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Яшь Гвардия" әгъзалары яшь гражданнарга паспортлар тапшыру чарасын оештырды [+фото]

Саба муниципаль районында 25 яшь кеше Россия Федерациясе гражданы паспортларын алды.

Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия оешмасы, патриотик тәрбия бирү максатыннан, Саба муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында актив эш алып бара, илебезнең истәлекле даталарына багышланган төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, чаралар, бәйгеләр үткәрә.

 «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында"Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлекчәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, Россия көне уңаеннан 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырды. Саба муниципаль районында 25 яшь кеше Россия Федерациясе гражданы паспортларын алдылар.

"Мондый шартларда беренче документны алу бик күңелле", - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар яшь гражданнар. Һәр катнашучы оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев