Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Язучының бәхете – укучылары булу...”

Районыбызның үзәк китап­ха­нәсе хезмәткәрләре оештыруында уза торган әдәби маназара кысаларында 15 октябрь көнне Сабага язучы Рабит Батулла һәм артист Рөстәм Маликов килде

Аларның иҗатын яратучы райондашларыбызның инциативасы буенча нәкъ тә бу көнне очрашуны оештыру 14 октябрьдә Татар халкының хәтер көне булуы белән дә бәйле. Рабит Батулла үзенең тарихи романнары белән татар тарихына үзенең зур өлешен кертте. Алар арасында иң танылганы – “Сөембикә” романы. Ә 2017 елда “Илбашы” дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын дөнья күрде. Анда язучы Татарстан Республикасының Беренче Президенты, татар халкының бөек шәхесе Минтимер Шәймиевның тормышын укучыларга ачып бирә.  Язучы очрашуга килгәч тә кәефен сабаларча дип белдерде. “Язучының бәхете – укучылары булу. Киләчәктә укучысыз да калуым ихтимал, шуңа күрә дә кешеләр китапка ныграк тартылыр дип ышанып калам,” – диде Рабит Батулла. Сабада узган чарадан соң язучы Явлаштау урта мәктәбендә укучы балалар  белән дә очрашты.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев