Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты - интернатында “Әниләр көне”нә багышланган чаралар

21нче ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Шәйхиева . Е. А.” Котла үзенен әниеңне” дигән исем астында мастер класс уткәрде.

Максаты 1 .ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.
2.Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
3. Балаларда әниләргә карата хөрмәт тәрбияләу.
Һәрберебез әнигә иң матур, аерылып торучы бүләк алырга тырыша. Ә андый бүләкне үз кулларың белән ясасаң, ул аеруча истәлекле була.Без матур открыткалар ясарга булдык. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп, барлык фантазияләрен кулланып, иң изге теләкләр белән әниләренә оригиналь открыткалар ясап куйдылар. Бу открыткаларны балалар  әни урынына булган тәрбияче апаларына тапшырдылар.

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар  йорты-интернатында «Әни өчен чәчәк» акциясе

20 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат – йортында тәрбияче Шакирова А. Җ. инициативасы белән «Әни өчен чәчәк» Акциясе үткәрелде.

Акциянең максаты – хатын-кызларга сакчыл караш традицияләрен саклап калу, безнең тормышыбызда төп кеше-әнинең әһәмиятен аерым билгеләп үтү, тирә-юньдәгеләргә әниләр бәйрәме турында искәртү, балаларга якын кешеләрне ничек истә тотарга кирәклеге турында сөйләү.

Әгәр кемдер күптән үз мәхәббәтен, әнигә рәхмәт сүзләрен әйтмәгән булса  – моны тиз арада эшләргә кирәк. Бу хакта балаларга да, яшьләргә дә, үзе әни яки әтигә әйләнгән кешеләргә дә искәртергә кирәк.

Балалар үткәргән Акцияда бик теләп катнаштылар.Балалар әниләре кебек якын булган тәрбияче апаларына үз куллары белән открыткалар ясап бүләк иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев