Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зөлфәт Зиннуров: «Әтинең шул сүзләре бигрәк тә хәтердә калган..!»

«Өлкән сыйныфларда укыган чак. Яшьтәшләр белән, Яңа ел каршыларга дип, бер сыйныфташымның өенә җыелыштык».

«Ни хәл?» сәхифәсенең бәйрәм чыгарылышы кунакларыннан Яңа ел хатирәләре турында сораштык.

Кайсы елны каршылау аеруча исләрендә калган икән?

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы:  

– Синең соравыңны ишетүгә, шунда ук үсмер вакыт искә төште. Өлкән сыйныфларда укыган чак. Яшьтәшләр белән, Яңа ел каршыларга дип, бер сыйныфташымның өенә җыелыштык. Үзебезчә бик ныклап әзерләндек инде.

Мин шунда, чана өстенә куеп, аппаратура алып барган идем. Дискотекалар белән ул вакытта ук «җенләнә» идем. Рәхәтләнеп бии-бии күңел ачтык, Яңа елны таңга кадәр каршыладык. Әле бит өйгә дә кайтырга кирәк.

Мин кайтканда, әти мал карарга чыгып бара иде. Туктады да: «Вәт, нинди заманалар җитте, ә! Малай үсте – ул кайтып килә, мин эшкә чыгып барам», – диде. Әтинең шул сүзләре бигрәк тә хәтердә калган.

Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X