Бөртекләр...
Шигъри дулкыннарда
Сер сыймаган кеше юк ул,
Сер ул һәркемгә сыя.
Аерма шунда – берәүләр
Саклый алмыйча коя.
*
Бүгенге көн җырчыларга
Карап торам аптырап.
Тавышы начар булган саен
Шәрәлеге яхшыра.
*
“Тек-тек” атлап килүләре
Хан кызыдай тоела.
“Кагыла күрмәгез” – ди сыман,
Минем укам коела”.
Фәридә Вилданова.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев