Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Дөнья шигырь яздыра

Февраль аенда якташыбыз, ша­гыйрә, публицист-язучы, язу­­чы­­ларның С.Сөләйманова исе­мендәге премия лауреаты Гөлзада Бәйрәмовага 60 яшь тулды. Сабай авылында туган кыз, 1980 елда Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла. 1989 елдан бүгенге көнгәчә «Казан утлары» журналында эшли. «Әле кайчан гына...», «Син һаман шул сандугач», «Дөнья шигырь яздыра» дигән китаплар авторы. Юбилее уңаеннан газета укучыларыбызга якташыбызның шигырьләр шәлкемен тәкъдим итәбез.

 

Һәйкәл салам

Мин рәссам түгел.

Ә шулай да

Килә минем сурәт уясым.

Балачакның гүзәл

мизгеленә

Күңелемдә һәйкәл куясым.

 

Көзге муллык. Ашлык таратканбыз

Көшел-көшел, чирәм өстенә.

Чүп-чарыннан аны

аралыйбыз,

Мондый эшләр безгә төс кенә.

 

Яны белән әни җилгә баскан

Ашлык тулы чиләк кулында,

Шатлык нуры балкый йөзләрендә,

Уйлый булыр безнең турыда...

 

Мич каршында әни бөтерелә

Табагачын тотып кулына.

Кайсы кала, кайсы китә бүген,

Өлгертергә кирәк юлына...

 

Кичке якта кулына орчык алып

Утырыр ул каба янына.

Ул эрләгән җепләр озынлыгы

Җитәр иде,

Галәмне урап алырга!

 

...Күз алдымда тора моңсу йөзе

Озатканда капка төбендә.

Мин рәссам түгел,

Шулай да Аңа

Һәйкәл салам күңелем түрендә.

 

Юлдагы сөйләшү

Борма-борма басу юлы -

Әйтерсең гомер юлы.

Киткән идек шушы юлдан,

Кайтыр юл соң бу юлмы?

Таш юл түгел, тузаннары

Чыныктырды табанны.

Без генәме киткән аннан,

Алырга дип каланы.

Кала безгә буйсындымы,

Безме аңа - кем белгән?..

Туган йортның нигезенә

Инде йозак эленгән.

 

Бәхет, бәхет!

Нинди төстә соң син,

Кайдан сине эзләп табасы,

Нинди кануннарга каршы

                килеп,

Кайсы юлдан сиңа барасы?

Йөгерепләр узасыңмы әллә

Сиздермичә яннан, хәйләләп?

Югыйсә бит сиңа таба китә

Тугач та ук балаң җәяүләп.

 

Безнең заман

Әбкәм кочагында үсмәгәнгә,

Тыңламадым әкият төннәрен.

Без китаптан укып-танып белдек

Тукай бабай Шүрәлеләрен.

 

Без китаптан укып белә идек

Илдә, җирдә ниләр булганын.

Тәлинкәдән генә тыңлап үстек

Халкыбызның моңлы җырларын.

 

Язу карасында чын төс иде,

Чын төс иде күктә, җирдә дә.

Мәхәббәтне еллар саклый иде,

Тугры сымак иде ирләр дә.

 

Бер-беренә ярдәмләште кеше,

Бер-беренә терәк булалды.

Китаплардан укып түгел, моны

Күңелебез белән тоялдык.

 

Безнең заман шундый гади иде,

Гадилеге белән гали иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев