Саба таңнары

Сабинский район

18+
Шигъри дулкын

Саба улының чал юбилее

Шигъри дулкыннарда

Саба китапханәсендә дөньякүләм танылган галим, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, якташыбыз  Әбрар  ага Гыбайдулла улы  Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Без тарихта эзлебез" дигән Республикакүләм иҗади-эзләнү конференциясе булды. Мин дә шушы даирәдә катнашып, шигыремне укый алуым белән бик бәхетлемен.

Мең тугыз йөз егерме биш...

Чәбия-Чүрчи авылында,

Әбрар атлы малай туа

Ямьле май азагында.

Үстерми шул язмыш сыйпап,

Кызганмый ул сабыйны –

Салкын үлем әнисенә

Әзерләгән җир куены.

Назлы сүзләр, иркәләүләр,

Әни кулы җылысы...

Алыштырган шул аларны

Күз яшенең ачысы.

Гел кайгырып яшәп булмый,

Тормыш итәргә кирәк.

"Сынатма!" дип күкрәгендә

Көч биреп тибә йөрәк.

Укып, эшләп, киләчәккә

Коргач матур хыяллар,

Фашист басып керә илгә.

Башлана авыр еллар.

Урыс, башкорт, үзбәк, татар -

Төрле милләт уллары.

Сөлек кебек егетләргә

Унсигез яшь нибары...

Ант итәләр мылтык тотып,

Туган илне сакларга,

Тар-мар итеп фашист явын,

Җиңү яулап кайтырга.

Сугыш ялкыннарын кичә

Әбрар Курск дугасында.

Орден, медальләре белән

Алган тән ярасын да.

Ерак Көнчыгышка кадәр

Илтә сугыш юллары.

Бик тиз генә насыйп булмый

Илләргә кайтулары.

Якты уйлар, зур максатлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев