Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Сабантуй-милләт бизәге

Шигъри дулкыннарда

Сабантуйлар килде әйләнеп,

Хатирәләр белән бәйләнеп.

Сабан тургайлары  җыр суза,

Бу гомерләр бигрәк тиз уза.

 

Бәйрәм рухы белән яшәреп,

Ел үткәнне сизми яшәдек.

Яшел келәм  күмде кырларны –

Игенчегә юллыйк  җырларны.

 

Без көрәшле халык, хезмәтле,

Хезмәт белән яулап хөрмәтне.

Тырыш халкым мәйдан  түрендә

– ­Куанычлар хисе күңелдә.

 

Сабантуйлар килде җиһанга,

Уен-көлке, җыр-моң, нур анда!

Мәйдан күрке– көрәш, бил алыш,

Батырларны әйди бу ярыш.

 

 Келәмнәрдә уйный  сөлгеләр,

Әйтерсең лә көмеш сөңгеләр.

Мәйдан кыза – олы тамаша,

Бу ямьнәрдән күзләр камаша.

 

Сабантуйлар – милләт бизәге,

Колач җәеп илләр гизә ул.

Илем-җирем торса ямьләнеп,

Сабантуйлар килер әйләнеп.

Фәридә Вилданова.

Фотода: Сабаның Киров урамында бирнә җыю күренеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев