Саба табиблары атмосфера басымы төшкән көннәрдә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга чакыра
Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе организмның тотрыклы халәте бозылуына китерә. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авыручылар, кан басымы югары яки түбән, инсульт, миокард инфаркты кичергән кешеләр өчен куркыныч.
Якын көннәрдә Татарстанда атмосфера басымы төшә, көчле җил (23 м/с кадәр көчәя), буран көтелә.
Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе, ә бигрәк тә барометрның кискен сикерүе организмның тотрыклы халәте бозылуына китерә. Атмосфера басымы төшү фонында тирә-юньдәге һавада кислород концентрациясе кими. Бу ишемик патологияләр кичергән яки шушы авыру белән авыручылар өчен бик куркыныч: ИБС, гипер - һәм гипотония, инсульт, миокард инфаркты (хәтта ул күптән булса да).
Түбән барометрик басым булганда, кислород организмга җитәрлек тиз килми һәм бик начар үзләштерелә. Бу табигый, ләкин куркыныч күренеш. Шуңа күрә атмосфера басымы төшкәндә күпләр, хәтта сәламәт кешеләр дә үзләрен начар хис итә.
Атмосфера басымы төшсә, түбәндәге симптомнар сизелергә мөмкин:
• Баш авырту, баш һәм колакларда шаулау;
• Хәлсезлек, ялкаулык, апатия, эшкә сәләтнең кимүе;
• Баш әйләнү;
• Начар күрү (күз алдында кара нокталар);
• Күңел болгану;
• Йөрәк авыртуы;
• Йокысызлык.
Гипертониклар һәм гипотониклар өчен табиб киңәшләре.
Гипертоникларга:
• Физик күнегүләрне киметү;
• Урамга, бик кирәкмәсә, чыкмагыз;
• Ял итегез, яхшы йоклагыз;
• Диетада тоз күләмен киметегез (тәүлегенә 4-6 грамм);
• Күбрәк яшелчәләр ашагыз һәм терлек майлары ;
• Кан басымын даими үлчәп торыгыз.
Гипотоникларга:
• Тулы туклану;
•Түбән давлениены нормада тотучы чәйләр,эчемлекләр (татлы кара чәй, кофе)кулланыгыз;
• Физик активлыкны киметегез;
• Ял итегез, яхшы йоклагыз;
Сулыш системасы органнары авырулары булган кешеләр турында да онытмаска кирәк.
Һава торышының кискен үзгәруе вакытында үзеңне яхшы хис итү, табиб киңәшләрен үтәү һәм кирәк булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөһим.
Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев