Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Шикәр чире шикәрдән генә булмый!

10-16 ноябрьдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Шикәр чиренә каршы көрәш атналыгы» игълан итте.

  Ул 14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә үткәрелә. Бүген бу чир миллионлаган кешегә кагыла, ләкин иң мөһиме шуны белергә кирәк: дөрес якын килгәндә, аның белән тулы канлы һәм бәхетле тормыш алып барырга мөмкин! 

Диабетны профилактикалауның 5 алтын кагыйдәсе:

Дөрес туклану
Тиз углеводларны: татлы ризыкларны, камыр ризыкларын, газлы сулар эчүне киметегез
Рационга күбрәк яшелчә, тулы бөртекле продуктлар һәм кузаклылар өстәгез
Өлешләрнең күләмен контрольдә тотыгыз
Иртәнге ашны калдырмагыз-ул метаболизмны башлап җибәрә! Киңәш: ак ипине — тулы бөртекле ипигә, ә татлы десертны бер уч чикләвек яки җиләккә алыштырыгыз.

Көн саен хәрәкәт итегез
Атнага 5 тапкыр кимендә 30 минут физик активлык
Барысы да ярый: йөрү, йөзү, бию, йога, велосипедта йөрү
Лифт урынына баскычтан менү дә-сәламәтлеккә зур файда
Киңәш: телефонга искәртмә куегыз-компьютерда эшләгән һәр 2 сәгать саен 5 минутлык разминка ясагыз.

 Авырлыкны нормада тотыгыз
Авырлыкны 5-7% ка киметү диабет куркынычын 58% ка киметә!
Билне үлчәгез: ирләр өчен норма — 94 см га кадәр, хатын — кызлар өчен-80 см га кадәр
Әкренләп ябыгыгыз: атнага 0,5 - 1 кг-оптималь темп

Глюкоза дәрәҗәсен тикшерегез
40 яшьтән соң-ел саен
Куркыныч факторлары булганда (артык авырлык, нәселдәнлек) — ешрак
Ач карындагы глюкоза нормасы: 3,3-5,5 ммоль/л
Борчулы звоноклар: даими сусау, еш сидек чыгару, тиз ару.

Начар төзәлә торган яралар — кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә сәбәп!

Стресс белән идарә итегез
Хроник стресс кандагы кортизол һәм глюкоза дәрәҗәсен арттыра
Релаксация белән шөгыльләнегез: медитация, сулыш күнегүләре, хобби
Йокыны контролҗдә тотыгыз: 7-8 сәгать йокы метаболизм өчен бик мөһим
Бу атнага сезнең эш планыгыз:
Бүген 10 000 адым атлагыз
Бер зарарлы продуктны файдалы продуктка алыштырыгыз
Бу постны бүлешегез-бәлки, сез кемнеңдер гомерен саклап калырсыз!

 Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев