Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сорау - җавап

Кеше ни өчен очкылык тота?

Очкылык тоту сәбәпләре йөклелек, артык туңу, баштагы басым арту, диафрагмаль нерв кысылу, стресс, ачлык, сусау, азыкны зур кискәләр белән йоту, коры-сары һәм йөргән килеш кенә капкалау булырга мөмкин, ди белгеч.

Очкылык тоту (икота) күпчелек очракта хәмерне артык кулланудан да булырга мөмкин. Бу турыда табиб-реабилитолог Светлана Малиновская РИА «Новости»га сөйләгән.

«Олы кеше очкылык тотуның еш очрый торган сәбәбе, сәер булса да, хәмергә бәйлелек. Хәмерне залп белән, зур йотымнар белән эчкәндә, һава күп керә, ашказаны һава шары кебек була», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, киңәйгән ашказаны диафрагмага басым ясый, газлар аның стенкаларын тарттыра, организм шуннан котылырга маташа, шулай итеп очкылык тоту барлыкка килә.

«Йөкле вакытта зурайган аналык дифрагмага басым ясый», – ди Малиновская.

Артык туңуга килгәндә, бу очракта, мускуллар спазмы түбән температуралар йогынтысында була. Туңган шома мускуллар йомгак булып кысыла – «салкыннан качалар». Мондый очкылык тоту сабый балаларда еш очрый.

Очкылык тоту сәбәпләре ашказанында шеш, анатомик үсештә аномалияләр дә булуы ихтимал. Очкылык тоту озакка китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Очкылыкны ничек туктатырга соң? 

Стаканга яртылаш су салыгыз да, берәрсеннән сезгә шул суны эчертүен сорагыз. Кеше кулыннан эчкәндә, муен алга таба сузыла, баш чак кына иелә һәм суны кечкенә йотымнар белән эчәсең. Бу поза очкылыкны басарга ярдәм итә.

Әгәр якында кеше булмаса, аз гына алга таба иелеп, бер кулыгызны артыгызга куегыз, икенче кулыгызга стаканны алып, муеныгызны суза төшеп, кечкенә йотымнар белән эчегез.

Очкылык тоткан кешене кисәк куркытсаң да очкылыктан коткарырга була. Әгәр яныгыздагы кешенең очкылык тотканын күрсәгез, кинәт кенә берәр тавыш чыгарып, аны сискәндерегез. Күп очракта бу булыша. 

Кулларыгызны өскә күтәреп, сузылыгыз һәм берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз. 

Табакка чиста су салып, битегезне суга тыгыгыз һәм берничә минутка сулышыгызны тоткарлагыз. 

Сохари кимерү, берәр әче яки тозлы әйбер кабуп кую да очкылыктан котылырга ярдәм итә. 

Авызны ачып, тел төбенә басу да (артык каты басарга кирәкми, югыйсә укшытачак) очкылыкны бетерә. 

Чиста кап алып, аңа һава тутырыгыз һәм пакетка битне тыгып, шундагы һаваны  сулагыз. Инде һава җитми башлагач кына пакетны ачыгыз. Углекислый газ тәэсирендә диафрагма йомшара һәм очкылык бетә. 

Игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү, бик бирелеп нәрсә беләндер шөгыльләнү дә очкылыкны бетерә. 
Әгәр очкылыкны мөһим җыелышта, кино яки театрда утырганда тота башласаң? Бу очракта нишләргә? 

Берничә тапкыр тирән итеп сулап, һаваны чыгарырга һәм 10–15 секундка сулышны тоткарларга кирәк. Эчеңнән генә 15 кә кадәр санарга була. 

Бармак битләре белән сак кына күз алмаларына яки умрау чокыры өстенә баскалап карагыз. Күз алмаларының икесенә дә берьюлы басарга кирәк. 

Утырган килеш, бераз алга таба иелеп, ашказанына басым булдырырга кирәк. Киресенчә, гәүдәне артка ташлап, бераз киерелеп карагыз. 

«Әтәч конфет» ише берәр конфет суыру яки салам аша ваклап-ваклап су эчү дә булышырга мөмкин. 

Бу очракта да игътибарны башкагә юнәлтергә тырышыгыз: түшәмдәге лампочкаларны санагыз, берәр предметны җентекләп

Тулырак:   Интертат һәм  Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев