Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сорау - җавап

Күкрәк яшендәге баласы булган хатын-кызга ураза тоту ярыймы?

Сорау-җавап

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Бала имезүче хатынга ураза тоту ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Бала имезгән ана түбәндәге шартларның берсе булганда ураза тотудан азат була. Әлеге шартлар имам Шурунбүләлинең “Нур әл-Идах” китабында китерелә:

Авырлы һәм бала имезгән хатыннар түбәндәге очракта ураза тотудан азат була ала:

1. Медицина күрсәткечләре буенча ураза тоту баланың акыл һәм физик ягыннан үсешенә зарар салырга мөмкин булса;

2. Ураза тоту яралгының яисә баланың үлеменә китерү куркынычы булса;

3. Ураза ананың, яралгының, баланың (сөт баласы булган очракта да) сәламәтлегенә зыян салса.

Әмма авырлы булганда, баланы күкрәк сөте белән ашатканда калган ураза каза кылынырга тиеш.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче.

Чыганак: ДУМ РТ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев