Сәламәт хатын-кыз инвалид ире исемендәге автомобиль белән идарә итә аламы?
Сорагыз, җавап бирербез
Мин бик кирәк булмаганда газетага мәкалә язарга тырышмыйм. Кулга каләм алганчы, моннан берәр укучыга файдасы булырмы дип карыйм. Яздыммы яздым өчен генә матбугат битләрендә урын аласым килми. Чөнки мәкаләләремне укучылар миңа: “Кирәкле темаларга язасың, газетада синең статьяларыңны эзлибез”, – диләр. Сораштыралар, киңәш бирәләр, тәкъдим итәләр. Күңел була. Бу язмамда күтәрелгән мәсьәләнең дә кемгәдер файдасы тияр дип уйлыйм.
Беркөнне Сабага баргач, килен: ”Әти, әнә теге знакны күрәсеңме? Ни дигән сүз ул?” – дип сорап куйды. “Бу урынга инвалидлыгы булган шоферлар гына туктый ала”, – дидем. Шуннан соң ул сөйләп китте. “Инвалид” билгесе янына машиналар туктаган. ГАИ формасы кигән кеше штраф рәсмиләштерергә бер йөртүченең документларын сорап алган. Тегесе инвалидлык белешмәсен күрсәтеп, алай эшли алмыйсың, дигән. “Судта аңлатырсың”, – дигән юлларда тәртип сакчысы.
Бу хакта күп кешедән сораштырдым. “Инвалид” билгесе алгач, ГАИга барып яздырту кирәклеге турында да әйтүчеләр булды. Әмма сораулар калды. Әйтик, инвалид хатын-кыз инвалид иренең машинасына утырып юлга чыкса нәрсә була? Штраф каралганмы? Сәламәт хатын-кыз инвалид ире исемендәге автомобиль белән идарә итә аламы? Кибеттән сатып алган “инвалид” билгесе ярыймы?
Кадерле редакция! Шуларны аңлатып газетага язсагыз иде.
Хәлил Мортазин.
Иштуган.
Әлеге сорауга ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов җавап бирә:
“Инвалидлар идарә иткән машиналар өчен билгеләнгән урыннардан файдалану өчен медик-социаль экспертиза узу һәм кулда инвалид таныклыгы булу гына җитми. Машинада "Инвалид" билгесе, ә транспорт чарасы турындагы мәгълүмат бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформада булырга тиеш. Бирелә торган ташламалардан файдалану өчен инвалид яки аларны йөртүче файдаланачак автомобильнең мәгълүматларын реестрга кертергә кирәк. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин: дәүләт хезмәтләре порталында; күпфункцияле үзәктә. Транспорт чарасы документларын үзең белән алып килергә кирәк.
Автомобильгә "Инвалид" билгесе мөстәкыйль сатып алына. Ул сары төстәге квадраттан гыйбарәт. Автомобильгә "Инвалид" билгесен элү мәҗбүри, ул күз алдында булырга тиеш. Бу билге автомобильдә алда яки артта, ешрак – алгы пыялада урнаштырылырга мөмкин. Үзең белән инвалидлык билгеләү фактын раслаучы документлар булырга тиеш. Әгәр инвалид-пассажир яки инвалид бала булса, димәк, аларның документлары кирәк. ГАИ хезмәткәре дәлилләр күрсәтүне таләп итәргә мөмкин һәм машина йөртүче аларны тикшерү өчен тапшырырга бурычлы. Автомобильгә «Инвалид» таныклык билгесен законсыз урнаштырган өчен һәм мондый автомобиль белән идарә иткән өчен (ягъни әгәр машина йөртүче инвалид булмаса һәм хокук бозу ачыкланган вакытта әлеге транспорт чарасын инвалидларны яки инвалид балаларны йөртү өчен кулланмаса) административ җаваплылык – 5000 сум күләмендә штраф каралган. “Инвалид” билгесе конфискацияләнә.
Махсус парковка урыннарыннан файдалану хокукы I-II төркем инвалидларга, машинасында 1, 2 төркем инвалиды яки инвалид баласы булган йөртүчегә, мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләте кимегән III төркем инвалидка бирелә.
Инвалид реестрда теркәлмәгән машинасын махсус парковка урынына кую кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Шулай итеп, теләсә кайсы машинага һәм таксига “Инвалид” билгесе куярга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев