Байлар Сабасының «Олимп» стадионында Тренерлар көненә багышланган спорт ярышлары узды
Спорт яңалыклары

Байлар Сабасының «Олимп» стадионында Тренерлар көненә багышланган спорт ярышлары узды

Чарада Саба муниципаль районының спорт оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

 31 октябрьдә Байлар Сабасының «Олимп» стадионында Тренерлар көненә багышланган спорт ярышлары узды.  Катнашучылар төрле спорт төрләрендә көч, җитезлек, чыдамлык һәм команда бердәмлеген күрсәттеләр.

 Ярыш нәтиҗәләре: Отжимание - 1 урын: Рифат Хисамов;  Гөлназ Закирова; Турникта тартылу — 1 урын:  Альмир Галимуллин; Мас-рестлинг –  1 урын:  Сөмбелә Аглиева; Делюс Закиров. Гер күтәрү: Гөлчәчәк Галимҗанова – 8 кг
 Миләүшә Рәхимова — 16 кг Делюс Закиров — 24 кг Пневматик коралдан ату — 1 урын: Ришат Вәлиәхмәтов, Сөмбелә Әгълыева  Армспорт –  1 урын: Алинә Билалова Илдар Ермолаев Йөгерү –  1 урын: Миләүшә Рәхимова,  Айдар Мөбәрәкшин  Команда ярышлары: Эстафета: «Саба-Арена»,  «Олимп», «Бассейн» Күңелле стартлар: «Саба-Арена», «Бассейн», «Олимп». Аркан тарту: «Олимп»; «Саба-Арена»; «Сабантуй + Олимп».

 Барлык җиңүчеләрне һәм призёрларны чын күңелдән котлыйбыз! Спорт өлкәсендә хезмәт куючы тренерларыбызга нык сәламәтлек, яңа казанышлар һәм талантлы чемпионнар тәрбияләүдә уңышлар телибез!


Нет комментариев