Казанның «Зенит» командасы Яңа Куйбышевның «Нова»сын җиңеп чыкты
Спорт яңалыклары

Казанның «Зенит» командасы Яңа Куйбышевның «Нова»сын җиңеп чыкты

12 очко җыйган «Зенит» уенчысы Максим Михайлов матчның иң нәтиҗәле уенчысы булды.

«Зенит-Казан» волейбол клубы Яңа Куйбышевның «Нова»сын җиңеп чыкты. Матч 3:0 исәбе белән тәмамланды.

12 очко җыйган «Зенит» уенчысы Максим Михайлов матчның иң нәтиҗәле уенчысы булды.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр 20-нче һәм 23-нче ноябрьдә Казан командасы үз кырында Париматч Суперлигасының Мәскәү «Динамо»сы һәм Сосновый Бор «Динамо-ЛО»сына каршы уңышлы уеннарын үткәрде. Ике матч та 3:1 исәбе белән тәмамланды. «Зенит» быелгы серияне 29-нчы ноябрьдә Уфаның «Урал» командасы белән очрашуы белән тәмамлаячак. «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә уен 19.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан клубы сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев