Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Тиз шахмат һәм блиц буенча Саба районының җыелма командасы 1 нче урынны яуладылар

2-3 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Саба районының ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командасы югары нәтиҗәләргә ирешә алды.

Ир-атлар җыелма командасы Закиров Динар, Газизуллин Илназ, Габдрахманов Салават, Сәйфетдинов Альберт составында блиц буенча турнирда 1 нче, тиз шахмат буенча турнирда 2 нче урынны яулады.

Хатын-кызлар җыелма командасы Нургалиева Рамилә, Гайзуллина Дилә, Галиуллина Диләрә составында блиц һәм тиз шахмат буенча турнирда 1 нче урынны яулады.

Безнең җыелма командаларны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев