Ике атна дәвамында шаулаганнан соң, Байлар Сабасында “Аргамак” картодромы тынып калды.
Август ахырында биредә Rotax Max Russia 2026 сериясендәге Россия автомобиль федерациясе Кубогының һәм беренчелегенең 6нчы этабы үткәрелде. Илнең 130дан артык иң көчле пилоты сезон финалы алдыннан төп очколарны уйнату өчен бу хәлиткеч уикендка җыелды. Һава торышы спортчыларга көзге классик сынаулар китерде: әгәр шимбә көнне салкын җил исеп торса, якшәмбе көнне җылытты, яңа асфальтка шиналар бик әйбәт “ябышты”. Өстәмә рәвештә ярыш атмосферасын ике вакыйга тудырды: Татарстан Республикасы көне һәм Pro Race TV төшерү төркеменең 5 еллык юбилее, ул үзенең трансляция тарихын нәкъ менә шушы трассада, биш ел элек башлаган иде.
Йомгаклау беркетмәләреннән күренгәнчә, Мәскәүдән Владислав-Ричард Чекулаев (команда FP Racing) 5 этапта барысы 820 очко җыйган булган. Ул 6нчы этапта да кирәкле темпны таба ала, шимбә дубле ясаган Егор Вашуринны (Сочи) узып китә һәм үзенә мөһим очколар тәэмин итә.
“Rotax Max Mini” да “Аргамак”та инде берничә ел Лев Хованскиның (Silver Rain, Владивосток) өстенлеге сизелә. Быел да лидерлыкны саклап кала. Ул квалификациядә, барлык сайлап алуларда һәм финал алды ярышларында 5 секундтан артык аерма белән ышанычлы җиңү яулый. "Квалификация бик яхшы үтте. Без Пит-лейннан беренче булып чыктык. Мин шунда ук ориентир билгеләдем, көндәшләремнән тизрәк баруымны аңладым һәм тыныч кына алга киттем. Нәтиҗәдә иң яхшы өч секторны алдым”, – дип сөйли ул матбугат хезмәте вәкилләренә биргән әңгәмәсендә.
“Rotax Max Junior”да” фаворитларны ачыклау өчен 25 карт машинасыннан торган зур пелотон җыелды. Квалификация лидеры Марк Зайцев (Мәскәү) иде. Әмма беренче сайлап алу хитын өченче позициядән үтеп, Николай Карюкин (Барнаул) сенсация ясады. Финал алдыннан тактик шедевр була: Николай Карюкин Иван Чернеганы (Минск) бөтен дистанция буенча куып бара һәм аны соңгы түгәрәкнең соңгы секторында уза! Шулай да 6 этап очкосы буенча лидерлыкны Марк Зайцев саклап кала. Башка классларда Всеволод Устинов _DD2 Absolute), Трофим Кротов (Санкт-Петербург, Rotax Max Senior), Дмитрий Кофанов (Таганрог, DD2 Masters) җиңү яулады.
Команда зачетында 1нче урынны Мәскәүнең “Акопов ЗРТ” пилотлары (Максим Алтухов, Марк Зайцев, Трофим Кротов, Михаил Рабовский) алды.
Моннан тыш ”Аргамак”та 5-6 сентябрьдә «Регионнар картингы» буенча төбәкара ярышларның 7нче йомгаклау этабы уздырылды. Бәйгегә Россия Федерациясенең төрле өлкәләреннән иң көчле спортчылар катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш финишка кадәр киеренке барды. Бу юлы районыбызның “Торнадо” картинг клубы пилотларына да уңыш елмайды: Динар Дәминов “KZ2 masters”та 12 әйләнештә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 1нче урынны алды. Төп көндәше Салават Гатуллинны (Казан) 5,2 секундка артта калдырды.


Нет комментариев