Алинәнең "алтын" медаль яулавына мин бик шат, ди спортчы Аделина Сотникова.
"Алинә кебек кызның кулыннан килгәннең барсын да эшләвенә һәм "алтын" медаль яулавына мин бик шат", - диде кичә "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруында Сочидагы Олимпия уеннары чемпионы Аделина Сотникова.
"Мин бу ярышларны карадым һәм башкалар кебек үк бик борчылдым. Алинәгә, безнең кызларга рәхмәт", - диде ул.
Сочи-2014 җиңүчесе шулай ук алдагы Олимпиададан соң булган вакыйганы да искә төшереп узды.
"Олимпия уеннарыннан соң Россия кубогына ярышлар вакытында Алинә, минем янга килеп, фотога төшәргә сораган иде. Хәзер инде миңа аның белән фотога төшәргә сорыйсы", - диде Аделина Сотникова.
Фото: http://tatar-inform.tatar
http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев