Бүген “Ак Барс” командасы “Локомотив” ны үз бозында кабул итәчәк
Бүген «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогы финалының өченче матчын Казанда «Локомотив» ка каршы уздырачак.
Дүшәмбе көнне узган уенда казанлылар Ярославльгә 1:3 исәбенә оттырган булса, икенче көрәштә исә ярославльлеләрне 5:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Хәзерге вакытта сериядә исәп тигез – 1-1.
Финалга чыккан Әнвәр Гатиятулин егетләре "Трактор”ны (4-1), Минскиның “Динамо”сын (4:0) һәм “Металлург”ны (4-1) җиңде. Боб Хартли командасы «Спартак»ны (4:1), «Салават Юлаев»ны (4:0) һәм «Авангард»ны (4:3) җиңде.
«Ак Барс» һәм «Локомотив» арасында финал сериясенең өченче һәм дүртенче бәйгеләре 15 һәм 17 майда Казанның «Татнефть-Арена» стадионында узачак.
Чыганак: Татар информ
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев