Ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды
Җиңүчеләр хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында узды.
Уеннар йомгаклары буенча хезмәт коллективлары арасында түбәндәге нәтиҗәләр игълан ителде:
1 урын - Сабагаз командасы
2 урын - Олимп командасы
3 урын - ИП командасы
Хезмәт коллективлары арасында иң яхшы капкачы дип Рөстәм Йосыпҗанов, сезонның иң яхшы уенчылары - Раил Сафиуллин һәм Ринат Ибраһимов, иң яхшы бомбардир булып - Фәрхад Хәлиуллин табылды
Авыл җирлекләре арасында призерлар:
1 урын - Олыяз командасы
2 урын - Тимершык-Шинар командасы
3 урын - Икшермә-Кибәче командасы
Авыл җирлекләре арасында иң яхшы капкачы итеп Шәкүров Алмаз, сезонның иң яхшы уенчылары - Заһидуллин Нияз һәм Мөхәммәтшин Фәрит, иң яхшы бомбардир - Хантимеров Айдар билгеләнде.
Призерлар һәм иң яхшы уенчыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин катнашты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләсе сезонда яңа очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев