Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Олимпия чемпионы Алия Мостафина спорт карьерасы турында карар кабул итмәгән әле

Бу сезонда спортчы Европа чемпионатында, шулай ук Европа уеннарында катнаша алмады.

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Алия Мостафина үз карьерасы турында соңгы карарны кабул итмәгән әле. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне ТАСС агентлыгына Россия җыелма командасының өлкән тренеры Валентина Родионенко хәбәр иткән.

Алия Мостафина 2016 елның җәендә карьерасындагы тәнәфес турында игълан итте. Ул бала тапты һәм 2018 елның апрелендә гимнастка спортка кайтты. Быелгы сезонда Мостафина Европа чемпионатында, шулай ук Европа уеннарында чыгыш ясый алмады. Соңрак гимнастка 4-13 октябрь көннәрендә Германиядә Штутгартта узачак дөнья чемпионатында катнашмаячагын игълан итте.

«Мостафина Штутгартка килми, 30 сентябрьдә аның туган көне булды (спортчыга 25 яшь тулды – ТАСС иск.), мин аны телефон аша котладым, ә без аның белән очраштык, - диде Родионенко. - Ул хәзер кызы белән булырга тели, ә аннары күренер, ди. Ул әле үзе өчен алга таба ярышларга әзерләнәчәкме-юкмы икәнлеге турында ахыргы карарны кабул итмәгән».

Алия Мостафина Лондондагы (2012) һәм Рио-де-Жанейрода (2016) Олимпия уеннарында борысларда күнегүләр буенча алтын медаль яулады, ул өч тапкыр дөнья чемпионы. Дохада узган 2018 елгы дөнья чемпионатында ул команда турнирында көмеш призер булды. Икенче урын Россия хатын-кызлар җыелма командасы өчен Токиода 2020 елда узачак Олимпиадада катнашу мөмкинлеген бирде.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев