Раил Галиәкбәров - Россия Чемпионы!
Спорт яңалыклары

Раил Галиәкбәров - Россия Чемпионы!

Өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты тәмамланды

   Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә коляскада йөрүчеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Безнең спортчыбыз Раил Галиәкбәров Влад Беленко (Мәскәү) белән парда Мw8 классында барлык көндәшләрен ышанычлы җиңеп, ил чемпионнары булдылар. 

    Вакыйга урыныннан тренер Хәйем Исмаилов әйткәнчә: "Ниһаять, Раил, көмеш киртәне үтеп, алтын баскычка ия булды!Котлыйбыз!, – диелә котлауда.


Нет комментариев