Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Саба кабат “гөжләде”

Байлар Сабасында урнашкан Е.Л.Шафранов исемендәге «Аргамак» картодромына Россиянең иң көчле картингчылары зур масштаблы чарага җыйналды

12-14 июньдә районыбызның  Е.Л.Шафранов исемендәге "Аргамак" картодромына Россиянең иң көчле картингчылары зур масштаблы чарага җыйналды. Биредә төбәкара ярышлар һәм Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеге узды. Илнең төрле почмакларыннан, төрле яшь категорияләрендә һәм классларында җыйналган 150гә якын спортчы  иң көчлеләр исеме өчен көрәште. Ярышларның ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашып, спортчыларга уңышлар һәм ярышларның исән-имин үтүен теләде. Шулай ук ярышларның җитәкчесе Екатеринбург шәһәреннән Игорь Кравченко узышларның тиешле югарылыкта узуын билгеләп үтте.  Ярышлар өч көн дәвам итеп,  сабалылар карт трассасыннан килгән кызу тавышларның, ә тамашачылар киеренке узышларның шаһите булдылар.

Ярышлар тәмамланганнан соң  җиңүчеләр пьедесталында райондашларыбызны күрү тренер-укытучылары Илгиз Насибуллин өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур горурлык булды. “Олимп” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илнар Галимов  «Восход»  классында 1 урын  һәм «KZ2» классында   3 нче урынга лаек булды.

“Җиңүләребезнең зурлары алдадыр дип өметләнәм. Соңгы узышлардан мин укытучы буларак  нигездә канәгать калдым дип әйтә алам. Табигать шартлары, техниканың төзеклеге спортта да зур роль уйный. Иң хәлиткеч узышлар вакытында яңгыр явуның  һәм  кайбер төр  картларның бераз чыгымлавының   призлы урыннар санына тәэсире булгандыр”, – дип уртаклашты ярышлардан соң Илгиз Насибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев