Сабада узган төнге чаңгы ярышларында 220дән артык кеше чаңгыга басты
Ярышларда республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан чаңгычылар катнашты.
25 гыйнвар көнне «Ямьле Саба» яр буенда «Саба-Чангы 2025» төнге чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 220дән артык чаңгычы катнашты. Ачылу тантанасында Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Россия Федерациясенең атказанган хезмәткәре, биатлон буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Радик Минуголов, Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ярышларның баш хөкемдары Рифат Хисамов катнашты. Ярышлар 4 дистанциядә узды : 15 км, 10 км , 5 км, 2 км, шулай ук балалар ярышы да узды. Балалар узышларында катнашучыларның барысы да бүләкләнде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Саба-Чангы 2025» 2 км , 5 км:
Кызлар 2011-2013 г.р. ( дистанция- 2 км)
1 – Камалиева Карина (Малмыж)
2 – Ярмиева Азалия (Саба)
3 – Якупова Диляра (Теләче)
2011-2013 елгы малайлар (2 км)
1 – Шафигуллин Таһир (Саба)
2 – Хасбиуллин Аяз (Балтач)
3 -Гыйләҗев Кәрим (Балтач).
2008-2009 елгы кызлар (5 км)
1 – Мифтахетдинова Камилия (Балтач)
2 – Хәбирова Лиана (Саба)
3 – Нигъмәтҗанова Камилә (Арча)
2008-2009 елгы малайлар. (5 км)
1 – Башаров Данияр (Саба)
2 – Соловьев Марат (Марий Эль )
3 – Хәлилов Әмир (Балтач) .
Ярышлар турында тулырак газетабызның 29 гыйнвар санында дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев